Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү буенча нәтиҗәле практикалар конкурсы игълан итә. Конкурста министрлык карамагындагы балигъ булмаганнар өчен махсус учреждениеләр катнаша ала.
Конкурс номинацияләре:
- Үз Ватаның өчен горурлык, Татарстан Республикасы халыклары тарихына һәм мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү;
- Балигъ булмаганнарның рухи культурасын тәрбияләү;
- Балигъ булмаганнарны гражданлык-патриотик тәрбияләү.
Гаризалар 2022 елның 1 апреленнән 15 апреленә кадәр кабул ителә.
Конкурсны үткәрү мәсьәләләре буенча консультацияләрне (843) 236-45-56 телефоны аша яисә Казан шәһәре, Петербург ур., 40 адресы буенча мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин. Е-mail: rrс.org@bk.ru.
Конкурс үткәрү турында нигезләмә белән биредә танышырга мөмкин >>.