Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрне һәрьяклап үстерүгә зур игътибар бирәләр. Мәсәлән, приютта даими рәвештә кулинария осталыгы буенча дәресләр үткәрелә.
Шушы көннәрдә өлкән төркемдә тәрбияләнүче кызлар «Үз кулларың белән әзерлә» дигән мастер-класста катнаштылар. Кызлар катлаулы булмаган ризыклар әзерләргә өйрәнде.
«Иң катлаулысы – мастер-классны үткәрү түгел, ә балалар арасындагы вазифаларны контрольдә тоту һәм бүлү», – дип билгеләп үтә тәрбияче Анастасия Роднина. Дәрестә кызлар яшелчәләрне кистеләр, камыр бастылар. Һәр бала аш-су әзерләүгә үз өлешен кертте. Хезмәт нәтиҗәсе белән барысы да канәгать калды. Приютта тәрбияләнүчеләр аш-су әзерләү кызыклы һәм мавыктыргыч шөгыль булырга мөмкин икәнлеген аңладылар.