Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Сәламәт тәндә – сәламәт рух» дигән спорт бәйрәме узган. Чараның максаты сәламәт яшәү рәвешенә гадәт формалаштыру, уртак уен гамәлләре барышында уңай эмоциональ кәеф булдыру иде.
Бәйрәм уен формасында узды һәм берничә этаптан торды. Балаларга спорт марафоны һәм разминка тәкъдим ителде. Тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар «Лабиринт», «Максатка эләк», «Кояш һәм яңгыр», «Сикерүчеләр» конкурсларында катнаштылар.
Бәйрәм бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте.