Баланың вак моторика күнекмәләрен үстерү бик мөһим, чөнки аның алдагы бөтен тормышы бармакларның төгәл хәрәкәтен таләп итә: киенү, рәсем ясау, язу, шулай ук бик күп төрле көнкүреш һәм уку-укыту гамәлләрен башкару өчен. Вак моторика игътибар, фикерләү, күзәтү һәм хәрәкәтчәнлек, сөйләм кебек аң үзлекләре белән хезмәттәшлек итә. Шуны исәпкә алып, Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары Ольга Лукашова һәм Лилия Антонова сәламәтлек саклау технологияләрен кулланып катнаш дәресләр уздыралар.
Дәресләрдә педагоглар бармак уеннары һәм күнегүләр генә түгел, сулыш гимнастикасы, кинезотерапия, психогимнастика, уен терапиясе, күзләр өчен гимнастика, су-джок-терапияне дә кулланалар. Әлеге чараларның форматы, аларның форматының алмашынып торуы балигъ булмаганнарга дәрес башыннан алып ахырына кадәр актив калырга мөмкинлек бирә. Вакыт сизелмичә үтеп китә, балалар да аерылышырга теләми, дәресне дәвам итүне сорый.