Министр урынбасары Адель Мөбәрәкшин унынчы сыйныф укучылары өчен Сан дәресе үткәрде

2022 елның 25 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин Балык Бистәсе районында 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары өчен Сан дәресе үткәрде. Дәрес Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләренә багышланган иде.

Дәреснең максаты – укучыларның челтәрдәге потенциаль куркыныч гамәлләргә аңлы мөнәсәбәтен формалаштыру. Чара кысаларында челтәрдә куркынычлар, мәгълүматларны саклау, ышанычлы пароль булдыру, виртуаль киңлектә буллинг кебек темалар күтәрелде. Шулай ук укучылар белән Интернеттан файдаланганда финанс куркынычсызлыгы кагыйдәләрен карадылар.

Моннан тыш, дәрес кысаларында укучыларның Интернетта куркынычсызлык турында булган белемнәре системалаштырылды, реаль тормыш ситуацияләрендә кулланыла торган нәтиҗәләр ясалды.

«Сан дәресе» – мәгълүмати технологияләр өлкәсендә бөтенроссия белем бирү проекты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International