Һөнәр сайлау – бик катлаулы, әмма бик мөһим процесс. Бөгелмә районында «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен һөнәри юнәлеш бирүче маршрутлар төзелде. Ел дәвамында балалар шәһәрнең төрле предприятиеләрендә һәм һөнәри уку йортларында була һәм төрле һөнәрләр белән таныша алачаклар.
24 март көнне балалар кадет мәктәп-интернатында булдылар. Анда «Авиация иле» профориентация программасы буенча эш алып барыла торган сыйныф бар – укучыларны очкычлар уку йортына укырга керергә әзерлиләр. Классны Яков Лукьяненко җитәкли. Экскурсия барышында ул балаларны самолетның төрләре, бу сыйныфта өйрәнелә торган дисциплиналар белән таныштырды. Шулай ук «Ялкын» приютында тәрбияләнүчеләр үзләрен пилотлар ролендә сынап карадылар.
Әлеге чарада 12 бала катнашты. Алар барысы да булачак эшчәнлек өлкәсен дөрес сайлау ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңладылар.