Алабуга тернәкләндерү үзәгенә хәйрия ярдәме күрсәтелде

2022 елның 25 марты, җомга

«Благомир» хәйрия фонды Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең медицина һәм социаль бүлекләре хезмәткәрләре өчен 32 комплект махсус кием бүләк итте.

Махсус кием-салым ГОСТ сыйфат сертификатына туры килә. «Матур һәм уңайлы кием-салым команда рухын формалаштыра, корпоратив стильне хуплый, хезмәткәрләр өчен уңай мотивация тудыра һәм эшнең нәтиҗәлелеген арттыра», – дип билгеләп үтә учреждение директоры. 23 мартта тантаналы шартларда Галина Калашникова «Благомир» фонды җитәкчесе Антон Катаевка рәхмәт хаты тапшырды.

«Астра» үзәге администрациясе билгеләп үткәнчә, соңгы ел дәвамында бер миллион сумнан артык суммага хәйрия акчалары җәлеп ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International