23 март көнне Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Фольклор иленә сәяхәт» дигән күңелле утырышлар узды. Чараның максаты – рус халык иҗатының жанрлары һәм төрләре турында белемнәрне ныгыту иде.
Тәрбияче Ирина Храмутичева музыка җитәкчесе Елена Хәкимова белән берлектә балалар өчен чын бәйрәм әзерләделәр. Балалар әйлән-бәйлән җырларын башкардылар, музыкаль инструментларда уйнадылар, тылсымлы сандыктан табышмакларга җавап бирделәр, тизәйткечләрне әйтүдә көч сынаштылар. Халык хәрәкәтле уеннары аеруча җанлылык һәм кызыксыну уятты.
«Балаларны туган мәдәниятебез, халык традицияләре белән таныштыру безнең Ватаныбызның мәдәни кыйммәтләрен сакларга мөмкинлек бирә», – дип уртаклашты Ирина Храмутичева.