Кичә, 24 март көнне, Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә педагоглар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә багышланган тематик чара уздырганнар.
Очрашуда 36 инвалид бала һәм 12 ата-ана катнашты. Чара уен формасында узды. Балалар әкият геройларына юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерергә ярдәм иттеләр, теге яки бу юл ситуацияләрендә нинди дөрес карар кабул итергә кирәклеге турында фикер алыштылар.
Чара күңел ачу-уен характерында гына түгел иде. Ул үзәктә тәрбияләнүчеләрнең белемнәрен тирәнәйтергә һәм ныгытырга ярдәм итте.