Яр Чаллының «Ышаныч» үзәгендә сөйләм күнекмәләрен үстерү буенча дәрес узган

2022 елның 25 марты, җомга

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлегендә социаль хезмәт алучылар белән сөйләм һәм грамоталылыкны үстерү буенча дәресләр оештыралар. Аларны бүлекчә белгече Дарья Кондратьева үткәрә.

Тәрбияләнүчеләрнең коммуникатив компетентлыгын үстерү – бүлекнең актуаль бурычы. Дәресләрдә авазларны яңгырату күнекмәләрен коррекцияләү, сөйләм вакытында сулышны формалаштыру, эзлекле сөйләмне үстерү, язма сөйләмдә хаталар ясау очракларын коррекцияләү технологияләре кулланыла. Чаралар, бозуларның катлаулылыгына карап, төркемнәрдә үткәрелә. Мондый эш форматы дәрес барышында һәр хезмәт алучыны контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.

Законлы вәкилләр һәм якын туганнары билгеләп үткәнчә, дәресләр нәтиҗәсендә көндезге тору бүлегендә карамактагыларның үз-үзләрен тотышында, сөйләм һәм когнитив активлыкларында уңай үзгәрешләр күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International