«Веста» белгече яшүсмерләрне компьютер программалары белән таныштыра

2022 елның 25 марты, җомга

Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында 24 март көнне Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль эш буенча белгече Эльза Сәмигуллина «Минем дустым компьютер» курсыннан дәрес үткәрде. Чара 2 нче социаль участогында узды.

Дәрес барышында белгеч балигъ булмаганнарга график редактор, аның мөмкинлекләре, аны куллану турында сөйләде, инструментлары белән таныштырды. Балаларга рәсем ясау алымнарын һәм ысулларын күрсәттеләр. Практик эш барышында катнашучылар программада үзләре эшләргә һәм төрле инструментлар ярдәмендә сурәтләр ясарга өйрәнделәр. Алган белемнәрен ныгыту өчен уртак эш башкарылды.

Дәрестә 13 балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International