Министр Эльмира Зарипова Яр Чаллыда гражданнарны кабул итте

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Бүген, 24 март көнне, Яр Чаллы шәһәрендә эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булып китте.

«Бердәм Россия» партиясе җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны шәхсән кабул итү булды, аның барышында министр халыкны эш белән тәэмин итү һәм эшсезлек буенча пособие билгеләү турындагы гамәлдәге законнарга кагылышлы сорауларга җавап бирде. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә җентекле аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International