«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә иҗади мастер-класс

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә курчаклар ясау буенча мастер-класс узды.

Учреждение белгече социаль хезмәтләр алучыларга тукымалар, ярмалар, киптерелгән үләннәр, җиләк-җимеш, тәңкәләр, тоздан ясалган әзер курчаклар күрсәтте. Чарада катнашучылар халык курчакларының төрләре, аларның билгеләнеше, кием-салымның һәр өлеше, тукыманың төсе, җепләрнең мәгънәсе турында белделәр.

Бу төр иҗат тернәкләнүчеләрнең иҗади потенциалын ача, фантазиясен һәм карашын үстерә, тынычландыра, түземлелеккә өйрәтә һәм үз-үзеңне бәяләүне арттыра. Социаль хезмәтләр алучылар курчаклар ясау зур ләззәт һәм шатлык китерә, мондый курчаклар – үзләре һәм якыннары өчен менә дигән бүләк, дип билгеләп үттеләр.

Чарада сигез кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International