Түбән Кама районы «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Тәрәзә төбендә бакча» проектын тормышка ашыру кысаларында суган утырттылар һәм су белән вазага юкә ботакларын куйдылар. Проектның максаты – балаларның кызыксынучанлыгын һәм күзәтүчәнлеген, мөстәкыйльлек күнекмәләрен үстерү, балаларның эзләнү-тикшеренү эшчәнлеге өчен шартлар тудыру.
Ике атна дәвамында нәни тәрбияләнүчеләр утырткан орлыкларны карадылар һәм күзәтүләр алып бардылар. Һәр иртә балалар беренче эш итеп үз үсемлекләре янына йөгерделәр. Яшел суган үсеп җиткәч, кечкенә бакчачылар үз хезмәтләренең нәтиҗәсе белән таныштылар. Ә юкә ботакларында яшел яфраклар барлыкка килде.
«Тәрәзә төбендә бакча» проектын тормышка ашыру барышында балалар яшелчә культурасы белән таныштылар, үсемлекләрнең төзелеше турында белемнәр алдылар, үсемлекләрнең имин үсеше өчен кирәкле шартлар турында белделәр, аларны карарга өйрәнделәр.