«Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит» гомумроссия наркотикларга каршы акциясе кешеләрнең игътибарын наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуга һәм аларны медицина максатларында булмаган куллануны профилактикалауга җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
23 март көнне Менделеевск муниципаль районының «Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә мәгълүмати стенд рәсмиләштерелде. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә балигъ булмаган хезмәт алучылар өчен чараны социаль эш буенча белгеч Е.С. Медведева үткәрде. Стендта балалар файдалы мәгълүмат, кайнар линия телефоннары исемлеге, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча брошюралар урнаштырдылар.
Чараның максаты – балигъ булмаганнарда зарарлы гадәтләргә тискәре караш, үз сәламәтлегеңә игътибарлы караш һәм сәламәт яшәү рәвеше өчен шәхси җаваплылык хисе формалаштыру.