«Исток-Башлангыч» үзәгендә «Сәламәт гаилә серләре» технологиясе тормышка ашырыла

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Анна Закирова 23 март көнне «Сәламәт гаилә серләре» дигән технологияне тормышка ашыру кысаларында дәрес үткәрде. Яшүсмерләр белән зарарлы гадәтләр һәм аларның организмга тискәре йогынтысы турында фикер алыштылар.

Дәрес барышында балалар сәламәт яшәү рәвешенә карата үз фикерләрен актив әйттеләр, «Көн тәртибе» уенында катнаштылар, шулай ук үзләренең зарарлы гадәтләре белән саубуллаштылар, аларны кәгазь битләренә язып, татлы сувенирларга алмаштылар.

Үткәрелгән чараның максаты яшүсмерләрдә үз сәламәтлекләренә аңлы һәм җаваплы караш формалаштыру иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International