23 март көнне «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре 2 нче социаль участокта яшәүче гаиләләргә ведомствоара экскурсия оештырганнар. Ведомствоара төркем составына опека һәм попечительлек секторы мөдире, гаилә иминлеге һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча инспектор керде.
Сәфәрнең максаты – балигъ булмаганнарның яшәү шартларын тикшерү, автоном янгын белдерүчеләрнең төзеклеген тикшерү, төзек булмаган батарейкаларны алыштыру. Шулай ук ата-аналарга язгы чорда кар эрү, бозлавык һәм ташкын шартларында балигъ булмаганнарның үз-үзләрен тотышы мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде.