Азнакай интернат-йортында Нәүрүз бәйрәме узган

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бәйрәм тамашасы узган. Чараны Гагарин исемендәге мәдәният йорты артистлары үткәрде.

Программа котлаулар һәм дәртле җырлардан торды. Интернат-йортта яшәүчеләр җырлар башкардылар, артистлар белән бергә биеделәр. Бәйрәм кызыклы һәм күңелле узды, балалар бик күп уңай эмоцияләр алдылар һәм артистларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

«Мондый чараларны үткәрү өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның активлыгын арттыру, аларга ярдәм итү һәм аларның тормыш тонусын күтәрү өчен бик мөһим», – дип билгеләп үтә интернат-йорт директоры Венера Баландина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International