Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Римма Борисова «Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит» дигән Бөтенроссия акциясе кысаларында 22 мартта «Мин тормышны сайлыйм» дигән дәрес үткәрде. Әлеге чара балигъ булмаганнарның игътибарын бүгенге көндәге төп проблемаларның берсенә – наркоманиягә җәлеп итү максаты белән үткәрелде.
Дәрес башында белгеч катнашучыларны Бөтенроссия акциясенең максатлары белән таныштырды, наркотик матдәләр куллану проблемасының масштабы турында сөйләде. «Наркотикларның кеше сәламәтлегенә йогынтысы» дигән видеороликны караганнан соң наркотикларның кеше, бигрәк тә яшүсмерләр организмына тискәре йогынтысына басым ясалды. Алга таба баш мие штурмы барышында алкогольле эчемлекләр һәм тәмәке куллануның сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында сүз барды. «Әйтә бел!» рольле уены балаларны дөрес карарлар кабул итәргә өйрәтте.
Дәрес ахырында катнашучылар белемнәрне гомумиләштерделәр һәм үз сәламәтлегеңә карата сакчыл карарга тырышачаклар, үз тормышларында нинди дә булса зарарлы гадәтләргә юл куймаячаклар, дип ышандырдылар.
Дәрестә 12 балигъ булмаган бала катнашты.