200 дән артык казанлы бүген вакансияләр ярминкәсендә булды

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

Бүген Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Чарада түбәндәге эш бирүчеләр катнашты: «Элекон заводы» АҖ, «Метроэлектротранс» МУП, «ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының хуҗалык һәм сервис белән тәэмин итү үзәге» ФКУ, 150 нче балалар бакчасы, «Казан шәһәре» шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, «Водоканал» МУП, «НӘФИС Косметик» АҖ, «Аромат» АҖ, «ЖКХ Инвест плюс» ҖЧҖ.

Вакансияләр ярминкәсендә 233 кеше булды. Аларга түбәндәге һөнәрләр буенча эш урыннары тәкъдим ителде: хезмәтне оештыру буенча инженер, инженер-программист, бухгалтер, икътисадчы, социаль педагог, психолог, РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең әйдәп баручы инженеры, ЮХИДИ транспорт чараларын тәэмин итү бүлеге инженеры, техник бүлек инженеры, эксплуатация һәм юл хәрәкәте иминлеге бүлеге механигы, автотранспортны ремонтлау буенча остаханә башлыгы, хәрәкәттәге составның хезмәт мастеры, кладовщик, кондуктор, диспетчер, менеджер, кассир, хәрәкәттәге составны юучы, автомобиль йөртүче, аккумуляторчы, балалар бакчасы тәрбиячесе, пешекче, кухня хезмәткәре, буяучы, слесарь, җыештыручы, йөк төяүче һ. б. катнашты.

Килүчеләр вакансияләр турында кирәкле мәгълүмат алдылар, мәшгульлек үзәге белгечләренең хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри белем бирү һәм яңадан укыту мәсьәләләре буенча консультацияләрен алдылар. Эш эзләүче буларак исәптә торучы 26 кеше эшкә юллама алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International