«Веста» үзәгендә яшүсмерләр өчен дәрес узган

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

«Үзгәрешләр җиле» клубы эше кысаларында 22 мартта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлназ Веселовская Җәзаларны үтәү федераль хезмәте идарәсе хезмәткәре белән берлектә «Без ничек аралашабыз» дигән дәрес үткәрде.

Дәрес башында әңгәмә барышында аралашуның нәрсә икәнлеге, аның ни өчен кирәклеге, нинди булырга тиешлеге турында фикер алыштылар. Соңыннан катнашучылар «Минем исемем тарихы», «Сорау» күнегүләрен үтәделәр.

Үз характерындагы үзенчәлекләрне өйрәнү һәм билгеләү һәм эмоциональ контактлар урнаштыру максатыннан үткәрелгән чарада закон белән каршылыклары булган өч яшүсмер катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International