Республиканың биш моношәһәрендә эшсезләр саны кимегән

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Алабугада рәсми рәвештә теркәлгән 199 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 12 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Яшел Үзән, Түбән Кама, Кама Аланы һәм Чистай шәһәрләрендә эшсезләр саны кимеде, анда 2022 елның 23 мартына халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 281, 676, 155 һәм 147 эшсез кеше исәптә тора.

Бу атнада эшсез гражданнар санының артуы Яр Чаллыда (+48) күзәтелә.

Менделеевск шәһәрендә бер атна эчендә хәл үзгәрмәгән, анда рәсми рәвештә теркәлгән 34 эшсез кеше санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International