Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясады

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

18 март көнне Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрде. Анда шәһәрнең социаль сферасы оешмалары һәм «Нәфис Косметикс» (Казан) косметика җитештерүче иң эре компания катнашты.

Эш бирүчеләр эш графигы һәм хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча 38 вакансия тәкъдим итте, алар арасында: социаль хезмәткәр, тәрбияче, автомобиль йөртүче, дәвалау физик культурасы инструкторы, система администраторы, махсус киемнәрне юу һәм ремонтлау буенча машинист, шәфкать туташы, претензияләр белән эшләү буенча белгеч, документлар әйләнеше буенча белгеч, килешүләр буенча белгеч, продукция фасовщигы, электромонтер, электромеханик, лаборант, бала караучы һ.б.

Вакансияләр ярминкәсендә 35 кеше булды. Чара барышында оешма вәкилләре кандидатлар белән башлангыч әңгәмә үткәрделәр. 8 кандидатура эш бирүчеләр тарафыннан эшкә урнашу мөмкинлеген карау өчен кабул ителде, алар кабат әңгәмәләргә чакырылды.

Барлык гражданнар мәшгульлек үзәге белгечләреннән хезмәт законнары мәсьәләләре буенча консультацияләр алдылар. 4 килүче һөнәри белем алу һәм яңадан уку буенча консультацияләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International