Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Нәүрүз бәйрәме күптән инде күркәм традициягә әверелде. Кичә учреждениедә күңелле бәйрәм булды, ул социаль хезмәтләр алучыларны сөендерде.
Конкурслар, шигырьләр, әйлән-бәйлән һәм җырлар интернат-йортта яшәүчеләрнең генә түгел, ә үтеп баручыларның да игътибарын җәлеп итте. Традиция буенча балалар бәйрәм боткасы, кайнар коймак белән чәй эчтеләр.
Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Нәүрүзне дә билгеләп үттеләр. Чараны белгечләр балалар белән бергә әзерләгән иде. Балалар халык биюләрен биеделәр, әйлән-бәйлән җырлары белән сөендерделәр, халык уеннары уйнадылар, ярышларда катнаштылар.
Мондый бәйрәмнәрнең максаты – социаль хезмәтләр алучыларны милли мәдәнияткә һәм гореф-гадәтләргә җәлеп итү.