Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Баш авыртканда нокталы массаж» дигән темага чара узды. Аның максаты – социаль хезмәтләр алучыларны үзмассаж техникасы белән таныштыру.
Белгеч баш авыртуны киметергә яки төшерергә сәләтле булган танылган нокталар турында сөйләде. Аннары белгеч җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар үзмассаж ясадылар. Тернәкләнүчеләр бик күп файдалы мәгълүмат белделәр, мондый күнегүләрне өй шартларында мөстәкыйль башкарырга мөмкин булуын билгеләделәр.
Чарада 15 кеше катнашты.