Министр урынбасары Наталья Бутаева Тәтеш интернат-йортында булды

2022 елның 22 марты, сишәмбе

Бүген Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева булып китте. Районның социаль тармагы белән министр урынбасарын район социаль яклау бүлеге начальнигы Ольга Колсанова таныштырды.

Наталья Владимировна учреждение коллективы эше белән танышты, 49 социаль хезмәт алучының яшәү шартларын бәяләде. Кунаклар шулай ук яшәүчеләр белән әңгәмә кордылар, күрсәтелә торган социаль хезмәтләрнең сыйфаты белән кызыксындылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International