Менделеевск районы авыл җирлекләреннән 160 өлкән кеше диспансерлаштыру узды

2022 елның 22 марты, сишәмбе

«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында «Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны Covid-19дан вакцинация һәм диспансеризация үтү өчен Менделеевск үзәк район хастаханәсенә илтә.

22 мартка булган мәгълүматларга караганда, медучреждениегә районның авыл җирлекләреннән 160 кеше китерелгән. Диспансерлаштыруны узган өлкән яшьтәге гражданнар канәгать калдылар һәм социаль өлкә һәм хастаханә хезмәткәрләренә рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International