Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштыру дәресләренә зур игътибар бирелә. Еш кына дәресләргә янгын куркынычлары турында сөйләүче ГТХМ вәкилләре чакырыла.
Шушы көннәрдә мәктәпкәчә яшьтәге төркем тәрбияләнүчеләренең Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш идарәсе хезмәткәрләре белән очрашуы булып узды. Чара барышында балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча табышмаклар, тема буенча иллюстрацияләр тәкъдим ителде. Балалар ГТХМ хезмәткәрләрен бик теләп тыңладылар һәм әңгәмәдә актив катнаштылар.
Чараның нәтиҗәсе – янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында белемнәрне ныгыту, янгын чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү.