«Өмет чаткысы» үзәгендә тәрбияләнүчеләр интеллектуаль уенда катнаштылар

2022 елның 22 марты, сишәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында тәрбияче Инна Нурмиева «Рус теле илендә» дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрде.

Балалар ике командага бүленде, аларның уенын тернәкләнүчеләрнең әти-әниләре кергән жюри бәяләде. Уен вакытында бер эшчәнлек төре башкасы белән алмашынып торды. Бу үзенчәлек уенны бик кызык итте. Катнашучылар төрле биремнәр: ребуслар, шифрограммалар, табышмаклар чиштеләр. Уен ахырында нәтиҗәләр ясалды һәм татлы бүләкләр тапшырылды.

Тәрбияче билгеләп үткәнчә, мондый чаралар һәр катнашучыга үз көчләренә ышану өчен юнәлдерелгән. Шулай ук алар төркемдә эшләү күнекмәләрен дә үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International