Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ирина Кожевникова балалар өчен ышаныч телефоны эше турында мәгълүмат бирү эше кысаларында «Үзеңне үпкәләтмә» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Чара 16 нчы социаль участокта узды.
Дәрес «Очрашу» уеныннан башланды: түгәрәккә басып, катнашучылар, билгеле бер шартларны үтәп, күршеләре белән күрешергә тиешләр иде. Мондый гадәти булмаган сәламләү барысын да уртак эшкә рухландырды. «Ассоциация» уены барышында балалар «ышаныч телефоны» дигән фраза нинди ассоциацияләр тудыруы турында фикер алыштылар. Җаваплардан күренгәнчә, катнашучылар ярдәм хезмәте эше турында кайбер күзаллауларга ия булган.
Ышаныч телефонының эш принциплары турында әңгәмәдән соң һәр катнашучы «Кыенмы? Шалтыратыгыз». Дәрестә тугыз балигъ булмаган бала катнашты.