«Веста» социаль ярдәм үзәге балаларга патриотик тәрбия бирү белән шөгыльләнә

2022 елның 22 марты, сишәмбе

Балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Елена Макарова «Туган ягыбызга» дигән виртуаль экскурсиядә катнашу өчен китапханәгә бару оештырды. Кама Аланы бистәсенә нигез салынуның 40 еллыгына багышланган чарага 29 балигъ булмаган бала килгән.

Экскурсия башында китапханә белгечләре балаларга Кама Аланы авылының барлыкка килү тарихы, шул исәптән бистә һәм татар АЭСы төзелеше турында сөйләделәр. Балалар төзүчеләр очрашкан авырлыклар, гади гражданнарның тормышы турында белделәр. Ветераннар советы рәисе Александр Алексеевич Ерошинның чыгышы аеруча зур кызыксыну тудырды. Александр Алексеевичның бистә тарихы белән бәйле балачак һәм яшьлек фотосурәтләре катнашучыларның берсен дә битараф калдырмады. Балаларга барысы да кызык булды.

Чара балаларны бистәнең тарихи үткәне белән таныштыру, туган якка һәм якташларга карата мәхәббәт, хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International