Түбән Кама балаларына юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр

2022 елның 22 марты, сишәмбе

Юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анжела Хәйрова социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар өчен викторина оештырган. Чара ДБУ «Юл хәрәкәте иминлеге» вәкиле Илсөя Сафонова белән берлектә үткәрелде.

Очрашу башында балалар киемдә яктылык кайтаручы элементлар төрләре һәм аларның кирәклеге турында видеофильм карадылар. Балаларга фликер – үз киемнәреңә яки сумкага беркетергә мөмкин булган теләсә нинди яктылык кайтаргыч элемент, ул тәүлекнең караңгы вакытында юлларда кирәк, дип аңлаттылар. Соңыннан балаларга «Засветись» викторинасында катнашырга тәкъдим ителде. Викторина нәтиҗәләре буенча һәр катнашучы бүләк алды.

Дәрес ахырында белгечләр тагын бер кат юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге һәм яктылык кайтаручы элементларның мөһимлеге турында искә төшерделәр. Чарада 20 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International