18 мартта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчъяклы республика комиссиясе каршындагы халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. Чара видеоконференция форматында узды.
Координация советы эшендә тикшерү комитеты, прокуратура, дәүләт хезмәт инспекциясе, социаль иминият фонды, дәүләт статистикасы хезмәте, республика министрлыклары, шулай ук һөнәр берлекләре һәм эш бирүчеләр вәкилләре катнашты.
Утырышта Лениногорск, Азнакай, Әлмәт муниципаль районнары территориясендә урнашкан алты бурычлы оешма тарафыннан хезмәт хакын, иминият взносларын һәм салым түләүләрен каплау сораулары каралды.
Алга таба чаралар күрү өчен утырышта әлеге предприятие җитәкчеләре һәм тиешле муниципаль берәмлекләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрен легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссияләр рәисләре катнашты.
Барлык предприятиеләр дә Координация советы һәм территориаль ведомствоара комиссияләрнең контролендә калдырылды.