«Игелек маршрутлары» Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затларга ярдәм итү һәм социаль-иҗади тернәкләндерү үзәге» АКБО Чиксез талантлар V ачык республика яшьләр фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итүне башлап җибәрде.
14 яшьтән алып 35 яшькәчә инвалидлыгы булган һәм сәламәт яшьләр өчен инклюзив проект Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты гранты акчасына тормышка ашырыла һәм инвалид булган яшьләрнең, инклюзив коллективларның иҗади активлыгын формалаштыруга юнәлдерелгән.
Гаризалар 2022 елның 15 апреленә кадәр кабул ителә.
Фестиваль турында нигезләмә монда >>.