Алабуга интернат-йорты белгечләре компетенцияләрне арттыралар

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәткәр Анна Волкова «Һөнәри коммуникацияләрдә шәхси нәтиҗәлелек» дигән тренингта катнашкан. Чара ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге базасында узды.

Тренинг программасы төрле аралашу алымнары белән бәйле иде һәм уен формасында үтте. Катнашучыларга төрле биремнәр һәм күнегүләр тәкъдим ителде.

Анна Александровна фикеренчә, тренинг шәхси коммуникатив күнекмәләрне камилләштерү өчен генә түгел, ә һөнәри эшчәнлек өчен дә файдалы булды. Күнегүләренең күбесе гади, кызыклы һәм интернат-йорт карамагындагылар белән практик эш вакытында кулланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International