30 июньгә кадәр «Ак таяк» Халыкара хәйрия фестиваленә конкурс нигезендә сайлап алу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә.
Фестиваль 2009 елдан күрмәүче һәм начар күрүче балаларга Диана Гурцкаяның «Йөрәк кушуы буенча» хәйрия фонды тарафыннан үткәрелә. Фестивальдә 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге иҗади сәләтләре булган сукыр һәм начар күрүче балалар катнаша.
Фестиваль турында өстәмә мәгълүмат чараның сайтында урнаштырылган (https://belayatrost.ru/). Шунда ук катнашу өчен гариза бирергә мөмкин.