18 нче март көнне Мамадыш районындагы «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр шушы көннәрдә ачылган яшьләр үзәгендә булдылар. Үзәк директоры Раушания Сәйфетдинова балалар өчен кызыклы экскурсия үткәрде.
Балалар ял итү өчен төрле мәйданчыклар белән таныштылар: кинотеатр, тир, тегү һәм кулинария остаханәләре, балалар өчен уен зонасы, фотостудия. Робототехника кабинетында балалар роботлар турында белделәр, заманча роботларның төрләре белән таныштылар. Фотостудиядә тәрбияләнүчеләр фотограф ролендә булдылар, студия белгече сыйфатлы фотоларның ничек ясалуы турында сөйләде. Һәр тәрбияләнүче үз юнәлешен сайлады, бу аларга киләчәктә үз потенциалын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк.
Чара ахырында кинотеатр залында балалар «Энканто» мультфильмын карадылар.