17 март көнне Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мисс «Астра» – 2022» конкурсы узды.
Чарада стационар бүлекчәдә тернәкләнү узучы үзәк карамагындагылар катнашты. Кызлар визит карточкасын тәкъдим иттеләр, дефиле күрсәттеләр, үзләренең язгы кул эшләрен тәкъдим иттеләр һәм бөтенесен иҗади номерлары белән шаккатырдылар.
Жюри составына тернәкләндерү үзәге директоры Галина Калашникова, Алабуга шәһәр Советы депутаты Людмила Мусаева, «Иллюзион» кинотеатры директоры, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Зөләйха Әмирбәкова, «Дейли Профит» ҖЧҖ директоры Николай Гусев кергән.
Конкурсның барлык этаплары нәтиҗәләре буенча «Мисс «Астра» – 2022» исеменә Алинә Миңгалиева лаек булды. Калган катнашучылар «Мисс Яз», «Мисс Грация», «Мисс Нәфислек», «Мисс Елмаю» исемнәренә лаек булдылар.
Чара яшүсмерләрнең мәдәни ялын оештыру, талантларны ачу, балаларның иҗади потенциалын үстерү максатыннан оештырылды.