17 март көнне Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Хокукым бар» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрелде. Чараның максаты – хокукый тәртип дәрәҗәсен күтәрү һәм тернәкләнүчеләрнең хокукый грамоталылыгын үстерү.
Чара барышында балалар Бала хокуклары турында конвенция һәм Кеше хокуклары декларациясе белән таныштылар. Тәрбияләнүчеләр һәр кешенең тормыш, хезмәт, ял, белем, медицина хезмәте күрсәтү, вөҗдан ирегенә хокукы булуын белделәр.
Чара ахырында балалар мультимедиа презентациясе ярдәмендә хокук иле буенча әкияти сәяхәт кылдылар.