«Апрель» үзәге «Кызгылт-сары кәеф» акциясен башлап җибәрде

2022 елның 18 марты, җомга

21 мартта билгеләп үтелүче Бөтендөнья Даун синдромлы кешеләр көне кысаларында «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге «Кызгылт-сары кәеф» дигән мәгълүмати акция башлап җибәрде.

Һәр теләгән кеше акциягә кушыла ала. Моның өчен социаль челтәрләрдә #ОранжевоеНастроениеВапреле  хэштегы астында фоторәсемнәр, рәсемнәр куярга, дусларына, туганнарына һәм танышларына мондый кешеләргә толерант мөнәсәбәтнең мөһимлеге турында сөйләргә кирәк.

Акцияне тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр белән арт-терапия буенча индивидуаль дәресләрдә старт башлап җибәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International