17 март көнне Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Зилә Мөдәрисова йөкле хатын-кызлар белән түгәрәк өстәл үткәрде. Чара хатын-кызлар консультациясе базасында узды.
Әңгәмәнең максаты: гаиләдә көч куллануны кисәтү, ата-аналар өчен җаваплылык формалаштыру.
Яшь әниләр җаваплылык, үзара аңлашу кебек төшенчәләр белән таныштылар. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар һава шары һәм импровизацияләнгән ромашка белән тренингка кушылдылар, балаларны тәрбияләү буенча сораулар һәм киңәшләр турында фикер алышуда актив катнаштылар.