«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре өлкәннәр белән эшләүдә хезмәт терапиясе кулланалар.
Хезмәт терапиясе – ул мәшгульлек терапиясе. Иҗтимагый файдалы эш башкару ирекне мобилизацияли, хезмәт алучыларны тәртипкә сала, күңел күтәренкелеге тудыра. Әгәр бирем хезмәт алучылар теләгенә туры килә икән, хезмәт терапиясе нәтиҗәләре сизелерлек. Бу очракта эш иҗади төсмер ала.
Икенче яктан, хезмәт терапиясе актив хәрәкәтләрне үз эченә алган дәвалау гимнастикасы булып тора. Дәвалау эффекты нигезендә системалы күнегүләр ята. Хезмәт хәрәкәтләре эчке органнарның физиологик процессларын һәм функцияләрен стимуллаштыра.
Һәрвакыт өйдә утырып өлкәннәрнең күңел төшенкелеге барлыкка килә. Социаль хезмәткәрнең бурычы – аларга оптимизмны һәм үз көчләренә ышанычны кире кайтару, тормыш белән кызыксыну уяту. Моның өчен хезмәт алучыларга аралашу, физик активлык, шулай ук эш белән тәэмин итү терапиясенә игътибар итергә кирәк.
«Хезмәт терапиясе» технологиясен гамәлгә ашыру барышында социаль хезмәткәрләр гражданнарның күңеленә яткан һәм файдалы эшчәнлек формасын сайлый. Бу фатир, йорт яки участокны төзекләндерү, хуҗалык буенча ярдәм, кулинария, столяр һәм слесарь эшләре, тегү, бәйләү, өстәл сервировкасы кебек эшләр булырга мөмкин.
Әйтик, социаль хезмәткәр Екатерина Малышева хезмәт алучы Евдокия Моисеева белән эшләүдә катлаулы булмаган ризыклар әзерләү алымын куллана. Алар бергәләп пилмән әзерлиләр.