Бүләк мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә күренекле казанышлары өчен инвалид кешеләргә бирелә. Гаризалар 2022 ел ахырына кадәр кабул ителә.
Проектны тормышка ашыруның ике дистә елында премия алуда дөньяның 36 иленнән һәм Россия Федерациясенең барлык төбәкләреннән 10 меңнән артык инвалид кеше катнашкан. 470 кеше лауреат исеменә лаек булды һәм иҗтимагый танылу алды.
Конкурс ике елга бер тапкыр үткәрелә. Хөкүмәт карары белән «Филантроп» премиясе фән һәм техника, мәгариф, мәдәният, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге күренекле казанышлар өчен халыкара, чит ил һәм Россия премияләре исемлегенә кертелде. Бүләкләү фонды бары тик хәйрия иганәләреннән генә формалаша.
Гаризалар компетентлы жюри тарафыннан өч төп номинация буенча бәяләнә: башкару сәнгате, сынлы сәнгать, әдәби иҗат.
Конкурста катнашучыларның һәркайсы «Филантроп» Халыкара премиясе номинанты исемен һәм тиешле сертификатны ала.
Премияне тапшыру кысаларында үткәрелә торган чаралар киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәргә һәм лауреатларның казанышларының югары дәрәҗәсен күрсәтергә тиеш.
Премиянең «Филантроплар һәм меценатлар» дигән яңа номинациясе барлыкка килде. Ул бизнес вәкилләренә инвалидларга һәм иҗтимагый оешмаларга хәйрия һәм спонсорлык ярдәме күрсәткән өчен биреләчәк.
Конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итү формасы да үзгәрде. Гаризалар электрон рәвештә кабул итүгә басым ясалачак.
Тулырак мәгълүматны www.filantrop.ru сайтында «Премия турында» бүлегендә алырга мөмкин.