Мамадыш районының «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Яшь мастер» түгәрәге дәресләрендә тәрбияләнүчеләр агачтан кисеп нәфис нәкыш ясау техникасын үзләштерәләр. Хезмәт буенча инструктор Айрат Галиев җитәкчелегендә балалар бу һөнәрнең барлыкка килү тарихы, агач кисү төрләре һәм ысуллары, инструментлар белән эшләү кагыйдәләре белән танышалар. Агачны нәфис кисеп тәрбияләнүчеләр үз куллары белән ясалган такталарны, аслыкларны, кухня җыелмаларын бизиләр.
Мондый дәресләр балаларда хезмәт күнекмәләрен, иҗади сәләтләрне, танып-белү активлыгын үстерүгә ярдәм итә.