«Әни+сабый» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Әлфия Байкова 16 март көнне 3 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр белән Балалар үсеше клубына бару оештырды. Чара файдалы күнекмәләр һәм осталык алу, күзаллауларны киңәйтү һәм яңа тәэсирләр алу, ата-аналарга балаларны тәрбияләүдә һәм үстерүдә ярдәм итү максатыннан үткәрелде.
Оешма хезмәткәре катнашучылар өчен клуб буенча таныштыру экскурсиясе үткәрде, төрле материаллар һәм җиһазлар белән уен һәм сенсор бүлмәләрен күрсәтте. Пластмасса конструкторлары, китаплар-гармошкалар, агач пазллар, кызыклы уенчыклар, интерактив сенсор өстәле, тактиль панельләр балаларда психик үсешкә һәм вак моториканы үстерүгә ярдәм итә. «Дуслар очрашуы» дип аталган төркем дәресендә балалар өчен сөйләм, игътибар, җитезлек һәм хәрәкәтләрне координацияләүгә юнәлдерелгән мавыктыргыч уеннар, биремнәр үткәрелде. Балалар рәхәтләнеп иҗат өчен материаллар белән эшләделәр, уен бүлмәләрендә күңелле һәм тату уйнадылар.
Дәрес ахырында әниләр баланы тәрбияләү, укыту һәм үстерү буенча үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Балалар һәм әниләр клубтан бик канәгать калдылар, шатлыклары белән уртаклаштылар, бик күп уңай эмоцияләр алдылар.