«Өмет Яры» үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар финанс грамоталылыгы турында вебинарда катнаштылар

2022 елның 15 марты, сишәмбе

Менделеевск муниципаль районындагы «Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәт алучылар өчен «Финанс җинаятьчелек. Үз акчаларыңны банк счетларында ничек сакларга». Чара Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кысаларында үткәрелде.

Әлеге дәреснең максаты – социаль хезмәтлә алучыларның финанс грамоталылыгын арттыру.

Дәрес pensionfg.ru сайтында вебинар форматында узды. Катнашучылар чатта сораулар бирә алдылар, лектор аларга туры эфирда җавап бирде. Онлайн-дәрескә катнашучылар өйләреннән тоташтылар. Социаль хезмәткәрләр аларга кирәкле ярдәм күрсәттеләр. Вебинар барышында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар финанс җинаятьчелекнең төрләре, җинаятьчеләрнең банк счетларында акчалардан файдалану мөмкинлеген алу өчен конфиденциаль мәгълүмат урлау ысуллары, банк карталары белән куркынычсыз эш итү кагыйдәләре турында белделәр.

Дәрес вебинарда катнашучыларның сораулары буенча фикер алышу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International