Татарстанлыларны сораштыруда катнашырга чакыралар

2022 елның 15 марты, сишәмбе

Хөрмәтле татарстанлылар!

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская инвалидлык белән кешеләрнең иң актуаль проблемаларын билгеләү өчен тикшеренү үткәрүне башлап җибәрде. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сезгә тормышта төп өлкәләргә кагылышлы сорауларга җавап бирергә тәкъдим итә.

Сораштыру үтү өчен беренче, икенче һәм өченче төркем инвалидлыклары булган кешеләр, шулай ук инвалид балаларның әти-әниләре сылтама буенча узарга мөмкин.

Сорауларга мөмкин кадәр ихлас һәм гадел җавап бирүегезне сорыйбыз. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, сораштыру тулысынча аноним, барлык алынган мәгълүматлар гомумиләштерелгән рәвештә каралачак. Сораштыруда шәхси мәгълүматлар күрсәтелми.

Сораштыруны 25 мартка кадәр узарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International