15 март – Бөтендөнья социаль эш көне

2022 елның 15 марты, сишәмбе

Ел саен мартның һәр өченче сишәмбесендә Бөтендөнья социаль эш көне билгеләп үтелә.

Социаль хезмәт вәкилләренең һөнәри бәйрәме тарихы 1983 елдан башлана. Бөтендөнья социаль эш көнен оештыру инициативасы белән ике оешма – Халыкара социаль хезмәткәрләр федерациясе һәм Халыкара социаль эш мәктәпләре ассоциациясе чыгыш ясады. Бу идеяне Социаль тәэмин итү буенча халыкара совет, шулай ук дөньяның 140тан артык иленнән социаль учреждениеләр һәм оешмалар хуплады.

Россиядә социаль өлкәнең халыкара программаларын тормышка ашыруны РФ социаль педагоглары һәм социаль хезмәткәрләр берлеге координацияли.

Татарстанда дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган социаль учреждениеләр челтәре эшли, аларда максатчан программалар гамәлгә ашырыла, социаль хезмәтләр алучылар белән эшләүнең яңа формалары һәм технологияләре кертелә.

Бүген 114 дәүләт социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә 9,6 мең хезмәткәр эшли. Социаль хезмәт күрсәтү белән күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләр, балалар һәм өлкән кешеләр, ветераннар һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр колачланган. Алар барысы да социаль хезмәтләр генә түгел, ә социаль тармак хезмәткәрләренең ихлас кайгыртуын һәм мәхәббәтен дә алалар.

Социаль хезмәтләр сафы чын профессионаллардан тора, алар үз эшләренә җаваплы карый һәм героик гамәлләргә сәләтле.

Социаль тармак хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Яңа казанышлар, иҗади хезмәтегездә уңышлар һәм иминлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International