Икмәк-күмәч эшләнмәләре технологы – азык-төлек товарлары җитештерү өлкәсендә иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Предприятиеләр еш кына мондый белгечләр җитмәү белән очраша. Яшел Үзән икмәк комбинатының кадрлар хезмәте җитәкчесе Ольга Саттарова бу проблеманы Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә хәл итә алды.
«8 март алдыннан халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре хатын-кызлар өчен махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырды. Без чакыру алдык һәм катнашырга булдык», – дип сөйли Ольга Сергеевна.
Биш предприятие, шул исәптән Яшел Үзән икмәк комбинаты да, эш эзләүчеләр өчен үз вакансияләрен тәкъдим итте һәм урында алдан әңгәмәләр уздырды. Ярминкә үткәрү турында мәгълүмат социаль челтәрләрдә һәм мәшгульлек үзәге сайтында таратылды. Шуңа күрә ярминкәгә югары белемле технолог Әлфия Фәхретдинова килде.
«Әңгәмә барышында без Яшел Үзән икмәк комбинатының кадрлар хезмәте начальнигы белән аралаштык, эш бурычлары һәм эш графигы турында фикер алыштык, шуннан соң кабат әңгәмә узыдру турында килештек», – дип уртаклашты Әлфия.
Шул рәвешле хатын-кызны предприятиегә эшкә урнаштырдылар.
«Без әлеге мәшгульлек үзәге белән уңышлы хезмәттәшлеккә бик шат. Вакансияләр ярминкәсе – һәр эш бирүче үзенә белгечләр таба ала торган урын. Иң мөһиме – катнашу!», – дип нәтиҗә ясады Ольга Саттарова.