«Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында»1991 елның 19 апрелендәге 1032-1 номерлы РФ Законының 25 статьясы нигезендә оешманы бетерү яки эшчәнлекләрен туктату, оешма хезмәткәрләренең, индивидуаль эшкуарның санын яки штатын кыскарту һәм эш бирүченең хезмәт килешүләрен өзү ихтималы турында карар кабул иткәндә, эш бирүче оешма ике айдан да соңга калмыйча, ә эш бирүче – шәхси эшмәкәр тиешле чаралар уздырыла башлаганчы ике атнадан да соңга калмыйча бу хакта мәшгульлек хезмәте органнарына, вазыйфаларын, һөнәрен, белгечлеген һәм аларга квалификация таләпләрен, һәр конкрет хезмәткәрнең хезмәт өчен түләү шартларын күрсәтеп, язма рәвештә хәбәр итәргә тиеш.
Әгәр оешма хезмәткәрләренең санын яки штатын кыскарту турындагы карар хезмәткәрләрне күпләп эштән азат итүгә китерергә мөмкин булса, тиешле чаралар уздырыла башлаганчы өч айдан да соңга калмыйча хәбәр итергә тиеш.
Тулы булмаган эш көне (смена) һәм (яки) тулы булмаган эш атнасы режимы кертелгәндә, шулай ук җитештерүне туктатып торганда эш бирүче бу хакта тиешле чаралар үткәрү турында карар кабул ителгәннән соң өч эш көне эчендә мәшгульлек хезмәте органнарына хәбәр итәргә тиеш.
Мәгълүматлар тапшыру өчен мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформада авторизацияләнергә кирәк.
Мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформада теркәлмәгән очракта, сез инструкциядән файдалана аласыз: https://trudvsem.ru/help/login#company.